Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Үзе җыр, үзе моң иде” исемле китап күргәзмәсе төзелде. Г.Зәйнашеваның беренче иҗат әсәрләре илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм “Күңелле сәхнә”, “Мәктәп сәхнәсе”, “Эстрада”, “Клуб сәхнәсе” кебек күмәк җыентыкларда басылып чыгалар. Шул елларда “Рамай” исемле беренче зур күләмле пьесасы бик күп халык театрлары сәхнәләрендә куелып уңыш казана. 1958 елда яшь авторның “Тыңларсыңмы җырларымны” исеме белән лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә. Тулаем алганда, 1957-2005 еллар арасында авторның төрле әдәби жанрларга караган ике дистәдән артык китабы басылып чыга.