12 гыйнвар көнне мәктәпкәчә яшьтәге балаларның картина буенча иҗади сөйләм телен үстерү максатыннан Олы Мишә авыл китапханәчесе Газизова Рузалия “Күбәләк” балалар бакчасында булып, балаларны рәсемле матур китаплар белән таныштырды. Аларга төрле хикәяләр, шигырьләр укып матур әдәбиятка тарту өстендә эш алып барды.