Ярышта Кукмара, Балтач, Арча, Питрәч,Биектау, Саба, Теләче, Әтнә районнары катнашты. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Артур Рөстәм улы, Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча кызлар да,малайлар да 5 урында калдылар.