Кошлар ашханәсе

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Кышлаучы кошларга кышны үткәрү бик кыен. Шуңа күрә кошларга бу кыен чорда ярдәм кирәк. Балыклы башлангыч мәктәбе укучылары “кошлар ашханәсе” булдырдылар. Алар әти-әниләре ярдәме белән җимлекләр ясап мәктәп бакчасына элделәр. Кошлар бик теләп сыйланырлар һәм яз җиткәч безне үзләренең матур җырлары белән шатландырырлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International