Барлыгы 3 район командасы катнашты: Балтач, Кукмара, Теләче. Кул көрәше тренеры Кыямов Айрат, команда вәкиле Галимҗанов Рәмис җитәкчелегендә Теләче спорт мәктәбе укучылары бик актив чыгыш ясадылар:
Гаязетдинов Рәсул 45 кг-да (Ю.Кибәхуҗа)-1 урында
Хөсәенов Илмир 50 кг-да (Алан)-2 урында
Закирова Язилә 50 кг-да (Алан)-4 урында
Фәсхиев Салават 55 кг-да (Баландыш)-1 урында
Назметдинов Айзат 55 кг-да (Алан)-3 урында
Фәттахова Раиля, 60 кг-нан югарыррак (Теләче)-4 урында
Миннекаев Айнур, 65кг-нан югарыррак (Ю.Кибәхужа)-3 урында
Призлы урыннар алган спортчыларга диплом, медаль һәм акчалата бүләк бирелде.
Спорт мәктәбе җитәкчелеге ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен Хәкимуллин Хәким Каниф улына олы рәхмәтен белдерә.