Физика фәненнән олимпиада җиңүчесе.

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

10 – 12 нче  гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә физика фәне буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасы  узды. Физика фәне олимпиадасында Теләче урта мәктәбе укучылары Р. Мәхмүтшин, Д.Исхаков  һәм Б. Гөзәиров  катнаштылар.  Р. Мәхмүтшин  олимпиадада призер булды,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Укучыларны  олимпиадага физика укытучысы  И.Х. Алексеева  әзерләде. Зур уңышларыгыз белән  котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International