Беренче булып өлкәннәр группасы балалары белән , Хабирова Фәридә Фәритовна һәмФасхетдинова Рәфинә Илдусовна “Юл йөрү әлифбасы лабиринты”диеп аталган юл йөрү кагыйдәләре буенча квест уздырдылар , соңрак Сабирзянова Ләйсән Миннехановна дидактик уен алымнарын кулланып“Зирәкләр аланы” диеп аталган ачык шөгыль күрсәтте. Кунакларыбыз“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет оешмасының Саба бүлеге җитәкчесе Ягафарова Гүзәл Назировна, район мәгариф бүлегендә мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү методисты Саетова Анна Николаевна эшчәнлекне зур кызыксыну белән күзәттеләр, ахырдан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.