Авыл җирлеге депутатлары Мухаметшиннар көче белән ел саен бу бәйрәм оешкан төстә уза. Быел да китапханәчеләр белән берлектә бу чара бик матур уздырылды. Кичәбез концерт программасы белән башланып китте. Кунаклар төрле конкурсларда катнашып бүләкләр алдылар. Кыш бабайлар халыкка туңарга ирек бирмәделәр. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Яңа ел салюты белән бәйрәмебез тәмамланды.