13 гыйнвар көнне Ямбулат авылы китапханәсендә"Табигатьнең һәр фасылы матур" дигән табигатькә карата күзәтү һәм "Исәнме, Яңа ел!" дигән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар мероприятия барышында кыш һәм яңа ел турында табышмаклар чиштеләр. Аннары барысы да бердәм рәвештә мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Укучылар шулай ук кыш турында башваткычлар да чиштеләр. Чара ахырында балалар кыш турында үзләренең яраткан шигырьләрен укыдылар.