Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 1956 елда, җырчы булу өмете белән, үзен сынап карарга була. Н. Василова “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Беләзегем-йөзегем”, “Кәккүк”, “Җиде елга”, “Киек казлар”, “Әйтергә микән, әйтмәскә микән” һ.б. халык җырларын яратып башкара. Җырчыга 1979 елны “ТАССРның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә. Әлеге датага багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә җырчыны искә алып әңгәмә үткәрелде.