Чарага Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең Төньяк төбәге казые, Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, районыбызның тарих, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чакырулы иде. Әдәби укуны Теләче җирлекара китапханәләр директоры Дәүлиева Р.М. ачып җибәрде һәм сүзне Теләче урта мәктәбенең тарих укытучысы Абдуллина Г.А. һәм аның укучыларына, Шәтке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияте укытучысы Гәбделхаева Р.Х.-га тапшырды. Нияз һәм Исмәгыйль хәзрәтләрнең чыгышлары чараны тагында ямьләндерде. Шулай ук чара барышында Ш. Мәрҗани турында “Колодец Марджани” исемле видеофильм һәм презентация күрсәтелде. Китапханәдә "Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт” исемле китап күргәзмәсе, буклет, закладкалар эшләнде. Әдәби уку фикер алышулар белән тәмамланды.