21 гыйнвар көнне Алан авылының хоккей мәйданында Алан авылы җирлеге беренчелегенә, эшмәкәр Илдар Фәрит улы Фазылҗанов призына хоккей ярышы үткәрелде. Әлеге бәйгедә Алан, Мәтәскә, Сауш һәм Алан урта мәктәбе командылары катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 1 урынга- Алан, 2 урынга- Мәтәскә, 3 урынга -Алан урта мәктәбе, 4 урынга-Сауш командылары лаек булды.
Бәйрәм барышында кайнар чәй, плов белән сыйларга мөмкинлек тудырылды.Җинүче командыларга эшмәкәр Илдар Фәрит улы Фазылҗанов грамота һәм акчалата бүләк тапшырды.