17 январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә, Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан “Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның мирасы” исемле күргәзмә куелды һәм буклет эшләнде.

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета. 1848 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта.  «Нәзүрәтел-хак» (Казан, 1870),  исемле гарәп телендә язылган хезмәтендә Ш.Мәрҗани фәлсәфәгә һәм илаһият тәгълиматына кагылышлы мәсьәләләр күтәрә һәм аларга һәръяклап анализ ясый, чынбарлыктагы процессларны фәнни яктан аңлауга юл яра. Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International