Урамда карлы, салкын кыш. Бу вакытта салкын җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп азык эзләүче кошларга бик кыен.

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова  Р. Ш. “Китап сөючеләр” берләшмәсенә  йөрүче укучылар белән “Кошларга ярдәм итү-саваплы эш” акциясенә кушылып кошларга җимлекләр элделәр. Табигатьне, әйләнә-тирә мохитны саклау, балаларга  шуны өйрәтү саваплы бурыч бит. Һәрберебез  кошларга аз гына булса да өлеш чыгарса, алар кышны җиңелрәк  уздырыр иде. Кошларга ярдәм итә алуыбыз өчен без бик сөендек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International