17 январь көнне Айдар авыл китапханәсендә язучы Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган «Татар әдәбияты даһие » дип исемләнгән күргәзмә эшләде.

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. 1956— 1960 еллар арасында «Чаян», «Азат хатын», «Ялкын», «Совет әдәбияты» журналларында, республика газеталарында язучы өч дистәгә якын хикәя, фельетон, мәкалә һәм үзенең беренче күләмле әсәрләреннән «Дүртәү» исемле әсәрен бастыра. Китап укучылар язучының әсәрләре белән танышканда,  күпчелеге авыл тормышына багышланганын, аларда әхлак, тәрбия мәсьәләләре, мәхәббәт-гаилә, намус-вөждан каршында җаваплылык, яшәүнең мәгънәсе һәм максаты, яхшы белән яманның көрәше кискен вакыйгалар, тирән конфликтлар, бәрелешләр аша яктыртылуын аңлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International