15 гыйнвар көнне җырчы, ТАССРның халык артисты, Теләче районы Субаш авылы кызы Нәфисә Василованың тууына 75 ел.

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Үзенчәлекле башкару манеры, кабатланмас тембрлы, халык көйләренә тирән мәхәббәте Нәфисә Василованы татар җырларын иң яхшы башкаручыларның берсе итеп таныта. Н. Василова “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Беләзегем-йөзегем” һ.б.  халык җырларын да яратып башкара. Якташыбызның юбилее якынлашкан көннәрдә, аны искә алу максатыннан, Айдар авыл китапханәсендә «Моңнар булып кайтсын җырларым” дип исемләнгән җыелма папка булдырылды. Ел дәвамында әлеге папка җырчы турындагы мәгълүматлар  белән тулыландырылып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International