17 нче гыйнвар көнне район балалар китапханәсендә Теләче урта мәктәбе башлангыч сыйныф укучылары «Карлсон, который живет на крыше», «Старик Хоттабыч», «Приключения Тома Сойера и Гекльберри Финна» мультфильмнарын карап кайттылар. Легендар әсәрләрне экранлаштыру аша яшь китап укучыларның игътибары юбиляр - әдәбиятчыларның иҗатына юнәлтелде, шулай ук әсәрләр популярлаштырылды. Соңыннан балалар белән бергәләп күрсәтелгән фильмнар һәм әсәрләргә чагыштырмача анализ ясалды.