Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулды

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

16 гыйнвар -  балалар язучысы, А.Алиш исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хакимҗан Халиковның тууына 85 ел, 17 гыйнвар - язучы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе һәм РСФСРның М.Горький исемендәге премия иясе Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулды. Әлеге даталарга багышлап Урта Мишә авыл китапханәсендә язучыларның иҗатларыннан китап күргәзмәсе төзелеп куелды һәм күзәтү үткәрелде. X. Халиков — балалар поэзиясе өлкәсендә актив иҗат итүче шагыйрьләрнең берсе. X. Халиков — 1973 елдан,  А. Гыйләҗев — 1961 елдан СССР Язучылар союзы члены. Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International