21 гыйнвар көнендә Яр Чаллы шәhәрендә 2006-2007 нче елгы малайлар арасында Татарстан Республикасының Гомумроссия проекты кысаларында “Мини-футболны - мәктәпкә” ярышлары булып узды.

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Ярышта Яр Чаллы шәhәреннән 30 нчы hәм 44 нче мәктәпләр,Кукмара, Мөслим,Теләче районнары катнашты. Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Артур Рөстәм улы, Хәкимов Рафил Рефат  улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады. Уен нәтиҗәләре буенча малайлар командасы 4 урында калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International