Шул уңайдан Субаш авыл китапханәсендә 15 гыйнвар көнне "Сагыналар сине якын дуслар" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Нәфисә Василова җырчы булу өмете белән 1956 елда Татар дәүләт җыр һәм бию ансамблендә үзен сынап карарга була. Н. Василова “Гөлҗамал”, “Тәфтиләү”, “Беләзегем-йөзегем”, “Кәккүк”, “Җиде елга”, “Киек казлар”, “Әйтергә микән, әйтмәскә микән” һ.б. халык җырларын яратып башкара. Җырчы буларак тамашачы аны бик тиз үз итте. Җырчыга 1979 елны “ТАССРның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә.