16 гыйнвар көнне Субаш авылы китапханәсендә, Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан газета- журналлардан күргәзмә куелды.

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Шиһабетдин Мәрҗани – мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече, энциклопедик галим, реформатор, күпкырлы шәхес. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм. Унөч хезмәте аерым китап булып басылган. Әсәрләрендә ул схоластикага, дини торгынлыкка каршы көрәш алып барган. Күргәзмәдә Шиһабетдин Мәрҗани турында газета-журналларда басылып чыккан мәгълүмәтләр урын алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International