Бөек татар мәгърифәтчесе.

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

16 нчы гыйнвар көнне Мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. (1818—1889). Шушы уңайдан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге олы юбилейны зурлап үткәрү турындагы Указга кул куйды. Бөек татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле һәм педагог Шиһабетдин Мәрҗанинең туган көне уңаеннан Максабаш башлангыч мәктәбендә "Бөек татар мәгърифәтчесе" дигән чара узды. Ш. Мәрҗанинең төрле өлкәләрдәге эшчәнлегенә тулырак тукталып, аның фәлсәфәи, тарихи, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече буларак хезмәтләре турында сөйләнде. Аның Арча төбәге белән бәйле булуы , Ташкичү авылында узган балалык еллары, шунда башланган хезмәт юлы турында мәгълүматлар укучыларда зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International