Алан урта мәктәбе укучылары тимурчылык эшендә даими катнашып киләләр. 11 нче сыйныф укучылары Балыклы авылыннан үзләренә беркетелгән Галиева Розалия апага чираттагы ярдәм рейды ясадылар. Алар аның хәлен белделәр, ишек алдын, капка төпләрен кардан чистарттылар.