Алар А.Алишның “Ил гизүчеләр һәм хәйлә сөючеләр”әсәрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, соңыннан концерт номерлары белән чыгышларын дәвам иттеләр. Аларның осталыкларына бакча эшчеләре дә, балалар да таң калып карап торды. Бу, әлбәттә, коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Алга таба да балаларга зур уңышлар, ә Теләченең икенче номерлы бакча хезмәткәрләренә шундый сәләтле балалар, сабырлык, бетмәс-төкәнмәс энергия белән эшләүләрен теләп калабыз!