23 гыйнвар көнне Теләче үзәк китапханәсендә Татарстанның халык язучысы, романчы, хикәяче, драматург, публицист Аяз Мирсәет улы Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган “Кодрәтле сүз иясе” дип исемләнгән күргәзмә эшләде.

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. А. Гыйләҗев — Татарстанның Г.Тукай һәм РСФСРның М.Горький исемендәге дәүләт бүләкләре, Татарстан язучылар берлегенең Г. Исхакый һәм С. Рәфыйков исемендәге әдәби премияләре иясе, Татарстанның, Россиянең атказанган сәнгәть эшлеклесе. Күргәзмәдә авторның китаплары, тормыш һәм иҗат юлы турында язылган мәгълүматлары урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International