Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе – уеннар. Ул нәниләргә шатлык китерә, өлгерлек, җитезлек, кыюлык, тапкырлык кебек матур сыфатлар тәрбияли дөньяны танып белергә өйрәтә. Бакчабызда яшь үзенчәлекләрен искә алып төрле сюжетлы-ролле уен почмаклары булдырылды.