Өлкәннәргә шефлык итү - Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең күркәм традицияләренең берсе. Салкын көннәрдә күңел җылысын бүләк итү өчен, 9 нчы сыйныф укучылары үзләре шефлыкка алган Миннегөл әбинең хәлен белергә бардылар. Малайлар ишегалдын көрәде, ә кызлар өй җыештырдылар.