Рәсәйкүләм «Страна талантов» социаль проекты Рәсәй тирәли талантлы балаларны һәм яшүсмерләрне табу һәм аларга ярдәм итү максатыннан булдырылган.

2018 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Һәр елны бу Проект кысаларында төрле иҗади бәйгеләр һәм олимпиадалар үткәрелә. Бәйгеләрнең максаты әйләнә-тирә мохитнең төп проблемаларына һәм күренешләренә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү. Балалага, нинди яшьтә булуына карамастан, үз фикерен әйтү мөмкинлеген бирергә кирәк.

 Теләче 2нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче 25 бала, рәсәйкүләм «Страна талантов» социаль проектының рус теле һәм әйләнә-тирә белән танышу буенча үткәрелгән, олимпиадада катнаштылар. Олимпиаданың төп максаты – мәктәпкәчә яштәге балаларның интеллектуаль мөмкинлекләрен тикшерү, күзаллауларын арттыру, белем алуга карата кызыксынуларын үстерү.

 Бәйгегә аларны төркем тәрбиячесе Закирова А.Х. әзерләде, ә бәйгенең координаторы өлкән тәрбияче Галимова Н.Ф. булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International