Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналар һәм тәрбиячеләрнең күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш. Нәкъ менә алар беренче булып сабыйларга утның куркыныч көч булуы, саксыз кулланганда коточкыч фаҗигаләргә китерүе хакында сөйләргә тиеш. Шуңа күрә балалар бакчасындагы тәрбияченең бурычы балаларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып куркынычсызлык таләпләре белән таныштыру, кирәкле белемнәр белән коралландыру.