Мәктәп китапханәсендә

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Китапханәсез мәктәпне күз алдына китерүе кыен. Мәктәп китапханәсе һәр укучы һәм укытучының төп таяну ноктасы булып тора. Белешмә сүзлекләр, методик ярдәмлекләр, матур әдәбият, вакытлы матбугат чаралары- һәммәсе бүгенге укучыга багышлана. Китапханә ул - мәктәп терәге.  Ә мәктәп – белем йорты. Мәктәп китапханәсе укучыларны белемле итүдә зур роль уйный.  Бүген,25 гыйнвар, Баландыш төп мәктәбе китапханәчесе Мөбәрәкшина Ф.Г. 1 нче сыйныф укучыларын “Китаплар иленә сәяхәткә” алып барды. Беренчеләр кулларына яшь үзенчәлекләренә туры килгән китаплар яздырып алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International