25 гыйнвар көнне тәрбиячеләр Исхакова Л.Ф һәм Сабирҗанова Л.М. зурлар төркеменә йөрүче балалар белән район мәдәният йортында урнашкан район балалар китапханәсеенә экскурсия оештырдылар.

2018 елның 29 гыйнвары, дүшәмбе

Экскурсия алдыннан тәрбиячеләр балалар белән китапханә турында әңгәмә оештырып, анда эшләүчеләр, китап укучылар, нинди китаплар барлыгы турында сөйләшү уздырды.Балаларны китапханәчеләр бик җылы каршылады. Алар сабыйларга китаплар белән тулы киштәләрне, уку залын, китапларның картотекасын күрсәттеләр. Балалар уку залында якташ язучыларыбыз һәм аларның китаплары белән таныштылар. Китапханәдә кирәкле китапларны ничек табарга кирәклеге турында да  әңгәмә үткәрелде.Шулай ук  китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International