Безнең район командасын өстәмә белем бирү педагоглары Хәбиров Артур Рөстәм улы, Хәбиров Рөстәм Габделгазиз улы җитәкчелегендәге Теләче урта мәктәбе укучылары яклады.
27нче гыйнвар көнендә,кызлар арасында,ярышта Яр Чаллы шәhәреннән 56 нчы hәм 50 нче мәктәпләр,Аксубай,Теләче командалары катнашты. Кызларыбыз 4 нче урында калды.
Ә 28нче гыйнвар көнендә, малайлар арасында, Яр Чаллы шәhәренең 56 нчы hәм 50 нче мәктәпләре, Аксубай, Теләче, Мөслим, Мамадыш командалары катнашты. Егетлэребез 3 нче урын яуладылар.
Матди ярдәм күрсәткәне өчен шәhси эшмәкәр Саттаров Рәис Рәүф улына олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.