1913 елның 26 гыйнварында Казанда эшче гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәптә җиде сыйныф һәм педагогия курсларын тәмамлый, аннары соң Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел балалар укыта. 1934—1938 елларда исә ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1940 елда «Бүләк» исемле беренче китабы дөнья күрә. Шул уңайдан Урта Мишә авыл китапханәсендә ”Балачакның моңлы шагыйрәсе” – исемле китап күргәзмәсе куелды. Язучының "Без өмет йолдызлары" китабындагы шигырьләрен балалар кычкырып укыдылар. Ә. Бикчәнтәева — 1958 елдан СССР Язучылар союзы члены.