Балаларның якын дусты, сабый җанлы язучы, шагыйрә Әминә Бикчәнтәеваның тууына 105 ел тулу уңаеннан, 29 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсендә «Балалар әдәбиятының дәү әнисе” дигән исем белән 5,6,7 класс укучылары катнашында шагыйрәнең шигырьләрен кычкырып уку оештырылды. Беренче өлештә балалар әдибәнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштылар. Гаилә фотоларын карадылар. Ә икенче өлешендә укучылар чыгышы тыңланды. Алар шигырьләрне сәнгатьле итеп кычкырып укыдылар. Чарага Әминә Бикчәнтәевага багышланган китап күргәзмәсе эшләп куелды, китапларына күзәтү уздырылды.