27 гыйнвар көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә «Татар кызы-2018» бәйгесе уздырды.

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

«Татар кызы» бәйгесе-матурлык бәйгесе генә  түгел, ә яшьләр белән эшләүнең иң уңышлы алымнарының берсе булып тора. Ә иң мөһиме — мондый чаралар яшьләрдә милләтебез тарихы белән кызыксыну уята, туган телебезгә, гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияли, катнашучыларның белемнәрен һәм тормыш тәҗрибәсен арттыра.   Авылыбызның уңган-булган дүрт кызы үзара көч сынашкан, беренче тапкыр уздырылучы әлеге бәйге матур һәм күңелле узды. Катнашучыларның һәрберсе дә дүрт турдан торган әлеге чарага зур тырышлык белән әзерләнгәннәр.  Бәйге ахырында кызларга төрле номинацияләр буенча бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International