Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән төркемнәргә йөрүче балалар бик теләп рус телен өйрәнәләр. Балалар бакчасында шөгыльләрдә, режим моментларында рус телендә балаларның сөйләмен камилләштерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Рус теле тәрбиячесе Ярмиева З.М. балалар белән уен формасында шөгыльләр уздыра һәм рус телендә шигырьләр, бармак уеннары, әкиятләр өйрәтә.
Бүген мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар рус теле шөгылендә дөньяның төрле почмакларында яшәүче кыргый хайваннар турында сөйләштеләр. Хәзер инде бу төркемдәге балалар безнең илдә генә түгел, ә Африкада һәм Антарктидада яшәүче хайваннарның да исемнәрен рус телендә атый алалар.