Бу вакыйга уңаеннан, 26 гыйнвар көнне Ямбулат авылы китапханәсендә" Балаларның якын дусты" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче кыскача гына шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Әминә Бикчәнтәева бөтен гомерен, иҗади сәләтен балалар тәрбиясенә багышлаган язучылардан иде. Ул 1938 елда яза башлый. Шигырьләрендә ул күбесенчә нәниләр турында яза, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең, әле беренче елларын гына мәктәпкә килгән укучыларның көндәлек тормыш эпизодларын, уеннарын,укуларын, үзара мөнәсәбәтләрен шигъри җанландырып, яшь буынның фикри һәм әхлакый тәрбиясенә бәйле күп кенә мөһим мәсьәләләрне күтәрә.