28 гыйнвар көнне Сауш авылы китапханәсендә татар әдәби мирасына зур өлеш керткән язучы Аяз Гыйләҗевның-90 ел тулу уңаеннан әдәби сәгать үткәрелде.

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Өлкән буын китап укучылар А. Гыйләҗевның тормыш юлы белән таныштырып иҗатына күзәтү ясалды. Аяз Гыйләҗев  әсәрләренең тәрбияви кыйммәте, алар безнең милләтебезнең рухи байлыгы,безнең чор кешеләренең яшәү рәвешләрен киләчәк буыннарга да алып бару вазифасы тапшырылуы турында сөйләнелде.Берничә әсәреннән өзекләр укылды. Китап укучылар А. Гыйләҗев әсәрләрен үзләренә укырга өйләренә дә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International