Патриотик айлык кысаларында Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең 6 сыйныф укучылары 2 февральдә мәктәпнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия ясадылар, музей экспонатлары белән таныштылар, сугыштан кайткан өчпочмаклы хатларны игътибар белән укыдылар. Мәктәп музее укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияли. Халкыбызның үткәненә, сугыш һәм тыл ветераннарына карата хөрмәт уята.