Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә “Ахирәтләр” китапханәгә җыела. Бу берләшмә халкыбызның милли йолаларын кире кайтару, гореф гадәтләрен балаларга тапшыру өстендә эшли. Шулай ук киңәш – табыш, сәламәтлек темалары да читтә калмый. Китапханәгә килгән газет – җурналлар, китаплар белән дә даими танышып барабыз. Күңелле әңгәмәләр корабыз. Бергәләп кул эшләре эшлибез. Бүгенге очрашуыбызда берләшмә әгъзасы Гөлчирә Әскәрованың туган көнен билгеләп үттек.