Дәрес якташ язучыбыз Фатих Хөснинең 110 еллык юбилее уңаеннан үтте. Фатих Хөсни үзе безнең арада булмасада, аның рухы әсәрләрендә яши. Ул туган ягына тугры булып, әсәрләрендә үз авылы кешеләрен, табигатен күрсәтеп иҗат иткән . Балалар Ф.Хөснинең китапларын яратып укыдылар, эчтәлекләрен сөйләделәр. “Шушы яктан, шушы туфрактан без” дип исемләнгән китап-күргәзмә ясалды. Күргәзмәгә язучының китаплары куелды. Дәрес ахырында балалар викторина сорауларына җаваплар бирделәр, “Йөзек кашы”дигән презентация күрсәтелде.