Сугыш елларында бу медаль белән 127 меңнән артык кеше бүләкләнгән. Сугыш һәм аның геройлары турында истәлекләрне саклап калырга безгә китаплар булыша. Шул уңайдан, 2 февраль көнне китапханәче Фаляхова А. Г. «Сильные духом: читаем книги о разведчиках и партизанах» исеме белән китап кычкырып укулар үткәрде. Ул балаларга сугыш елларының авырлыгы, бу акциянең әһәмияте ,партизан балалар турында сөйләде, аларны разведчик һәм партизаннарга багышланган китаплар, герой пионерлар турындагы альбом белән таныштырды. Кычкырып укулардан соң укучылар китаплар турында фикер алыштылар.