Очрашу барышында без яшь китап укучылар белән язучы М.М. Пришвинның китапларына һәм табигать турында кызыклы фәнни-популяр китапларга анализ ясадык. Әңгәмә барышында, китап укучыларга язучының әсәрләре буенча төзелгән кроссворд чишәргә тәкъдим ителде. Укучылар кроссворд сорауларына бик теләп җавап бирделәр, җавап бирә алмаган сорауларга мин күргәзмәгә куелган китаплардан җавап табырга тәкъдим ясадым.