Тәҗрибәләр ясау – балаларны терек һәм терек булмаган тирәлек белән таныштыруның иң уңышлы юлы булып тора.

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Тәҗрибә уздыру барышында балаларның хәтере арта, фикерләү, анализлау һәм чагыштыру, нәтиҗә ясау кебек процесслар активлаша. Балалар үзләренең кызыксынучанлыкларын күрсәтәләр, үзләрен галим, эзләнүче, ачышлар ясаучы кеше буларак хис итәләр. Бу балаларда образлы фикерләү хас икәнен аңлата, эксперимент методы яшь үзенчәлекләре буенча да туры килә. Мәктәпкәчә әзерлек чорында әйдәп баручы метод, әйләнә-тирәне тануның табигый юлы булып тора. Һәр балага да үз тәҗрибәсен үздыру бик мөһим. Бала күзәтүче буларак карап кына торырга түгел, ә барысын да үзе эшләргә тиеш. Бүген Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының балалары да су белән тәҗрибә үткәреп, аның үзлекләре турында күп кенә кызыклы мәгълүматләр белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International