5 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә башлангыч һәм уртанчы сыйныф укучылары өчен, язучы Михаил Пришвинның тууына 145 ел тулу уңаеннан «Живой язык природы» исемле китап күргәзмәсе төзелде.

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Рус язучысы М. Пришвинның табигать турындагы повестьлары һәм хикәяләре санап бетергесез. Ул табигатьне тасвирлауда әдәби сурәтләү чараларын оста куллануы белән аерылып тора. Күргәзмә мәктәп программасына өстәмә материал буларак тәкъдим ителде, чөнки язучының иҗаты өченче сыйныфта ук өйрәнелә һәм балалар Пришвинның кем икәнен яхшы белә. М. Пришвинның биографиясе шактый кызыклы, чөнки ул бик күп сәяхәт иткән һәм табигатьтәге күп төрле гаҗәеп күренешләрне үз күзләре белән күргән. Сәяхәттә күргәннәрнең барысын да көндәлегенә теркәп барган һәм нинди дә булса чираттагы хикәясе яки повестына материал буларак кулланган. Юкка гына Пришвинны рус табигатенең җырчысы дип атамаганнардыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International