1 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә халык язучысы, ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Фатих Хөсни - гүзәл мирас калдырган әдип" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәче кыскача гына язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды, китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Хөснетдинов Фатих Хөснетдин улы (Фатих Хөсни) 1908 елның 3 февралендә Татарстанның Саба районы Олы Мәтәскә (хәзер Теләче районына керә) авылында туа. 40 - 50 елларда язучы "Йөзек кашы" (1942), "Җәй башы" (1953), "Авыл өстендә йолдызлар" (1955) повестьларын иҗат итә. "Җәяүле кеше сукмагы" (1957), "Утызынчы ел" (1963) романнарын укучылар җылы кабул итә. "Еллар һәм юллар" (1956), "Бертуган Таһировлар" (1965) кебек пьесалары Камал театрында уңыш белән бара. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен "Почет билгесе" (1957), Хезмәт Кызыл Байрагы (1968), Октябрь революциясе (1978) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә. "Гыйльмениса һәм аның күршеләре" дигән китабы өчен Ф. Хөсни 1972 елда ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1993 елда әдипкә Татарстан Республикасы Президенты М.М.Шәймиев Указы белән "Татарстан республикасының халык язучысы" дигән мактаулы исем бирелә. 1936 едан - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.