Күренекле татар шагыйре, рәссам Гакыйль Сәгыйровка 80 ел тулуга карата, 16 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Ут эчендә янсам да мин, ахыры яшәп туймамдыр...” исемле күргәзмә куелды.

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Г.Сәгыйров - урын өстендә ятып, шигырь-хикәяләрен кешегә әйтеп торып кына яздыручы әдип, рәсемнәрен карандашын авызына кабып ясаучы рәссам. «Тормыш җиле», «Айбагарлар», «Кабатланмас моң», «Ике кояш», «Шатлыклы иртә», «Йөрәк сере» шигырьләр һәм рәсемнәр җыентыклары татар һәм әдәбият дөньясында мирасыбызны баеткан кадерле китапларга әверелде. Г.Сәгыйрев — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International