Ул - татар халкының сөекле улы, шигырьләре белән фашизмга каршы аяусыз көрәш алып барган бөек шагыйрь. 16 февраль көнне, Казаклар авылы китапханәсендә, әлеге истәлекле датага багышлап “Тамчы – шоу” үткәрелде. Китапханәче балаларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар ике командага бүленеп интеллектуаль уенда катнаштылар. Шагыйрьнең шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп укыдылар. "Җырга әйләнгән гомер" дип исемләнгән китап күргәзмәсендә шагыйрьнең әсәрләре урын алды, күргәзмәгә күзәтү уткәрелде.