Кичәдә 10 сыйныф укучылары һәм армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребез катнашты. Кичә барышында егетләребезгә презентация күрсәтелде, армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләребез солдат тормышы турында чыгыш ясады. Шулай ук “Сагыну сәламнәрем сезгә авылдашлар” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде. Килгән кунакларга бәйрәм бүләге итеп истәлек бүләкләре тапшырылды.