Халыкара туган тел көне

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

Халыкара Туган тел көне- 21 февраль. 3нче номерлы балалар бакчасында бу көнне зурлар , мәктәпкәчә төркем тәрбиячеләре һәм музыка җитәкчеләре, балалар белән берлектә “Туган тел- иң якын тел” дип исемләнгән  матур бәйрәм үткәрделәр.

Бу бәйрәмдә Халыкара туган тел көнен үткәрү кайдан һәм кайчан  килеп чыкканлыгы турында мәгълүматлар, туган тел турында шигырләр һәм бөек шәхесләребезнең туган телгә карата әйтелгән тирән фикерләре зур урын алды. Тәрбиячеләр телебезнең гүзәллеге, бөеклеге, аның тарихи мирас булуы, үзебезнең Татарстан Республикабызда төрле милләтләр дус яшәүләре турында әйттеләр. Бәйрәмебезне Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International